Язга кергән идем…кебек…

Язга кергән идем…кебек.
Кабат кышка кайтып барыш.
Карлы яңгыр. Безнең ара
Яз һәм кыштай. Ярты карыш.

Кабат кышка кайтып барыш.
Синле дәверемне эзләп.
…Борын төрткән яшеллекне
Ак көрт күмеп бара тездән…

Көткән идем. Тик син никтер
Язда дертләп кабынмадың.
Безнен дәвер юкса! Сәер…
Бу мизгелдә табылмавың!..

Язлар безгә язмагандыр…
Язганы шул — сап-салкын өн.
Кыш кышлаумы?! Яз соңлаумы?! —
Тәрәзәдә яңгырлы төн!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт